Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2019, 10:10

Путин милли проектлар турында

#ВладимирПутин

Ил башлыгы милли проектларны яңадан карарга кирәк түгел, дип белдерде.
Матбугат конференциясе барышында Владимир Путиннан “Милли проектларны тормышка ашыру бер ел дәвам итә, әмма экспертлар планка арттырылган һәм аларны яңадан карарга кирәк, ди. Бу шулаймы?” – дип сорадылар.
“Тулаем алганда, милли проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле вәзгыять яхшы. Барысы да контрольдә тотыла. Яңадан карарга кирәк түгел. Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен шәхси җаваплылык кертелгән, әмма аны көчәйтергә һәм детальләштерергә кирәк”, - диде ил башлыгы.
Фото: ria.ru
Читайте нас: