Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2019, 11:05

Президентка сүз әйтмә!

#ВладимирПутин

19 декабрьдә Саратов өлкәсенең Энгельс район суды 28 яшьлек иргә 30 мең сумлык штраф салган. Сәбәбе: аның социаль челтәрдә урнаштырган мәкаләсендә хакимияткә хөрмәтсез мөнәсәбәт күрсәтелгән. Әлеге карарның фотосурәте 21 декабрьдә “Вконтакте”дагы “Энгельс онлайно” төркемендә урнаштырылган.Хөрмәтсез мөнәсәбәт объекты – РФ Президенты Владимир Путин үзе. Әлеге эш урындагы полиция хезмәткәрләре тарафыннан түгел, ә өлкә Эчке эшләр министрлыгының төп идарәлеге тарафыннан ачылган. Тәртип сакчылары 10 декабрьдә агымдагы елның 19 ноябрендә “Саратов онлайн” төркемендә ирнең Русия Президенты Владимир Путин адресына әдәпсез һәм тупас төстә оятсыз сүзләр кулланып язылган халык алдында мыскыллаучы берничә язма урнаштыруын ачыклаган.
Нәтиҗәдә административ эш ачылган. Аны Энгельс прокуроры катнашлыгында судья Сергей Нуждин тикшергән. Ир үзенең гаебен таныган. Әлегә суд карары үз көченә кермәгән, дип хәбәр итә “Рамблер”.
Читайте нас: