Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2019, 11:15

Пенсия яше тагын да артырмы?

#ВладимирПутин

Путиннан яңа пенсия реформасы булачакмы дип кызыксындылар.
Русия Президентының унбишенче матбугат конференциясе барышында журналистлар Путиннан илдә яңа пенсия реформасы һәм пенсия яшен арттыру планлаштырылмыймы дип кызыксындылар.
"Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә барлык карарлар кабул ителде, закон белән беркетелде, анда бернинди үзгәрешләр дә планлаштырылмый. Хөкүмәттә дә, Президент хакимиятендә дә, беркайда да яңа пенсия реформасы әзерләнми һәм хәтта бу хакта фикер алышулар да юк", - дип белдерде Путин.
Пенсия яшен арттыру нәтиҗәсендә пенсияләрнең үсеш темплары сизелерлек артты, дип өстәде Путин. “Әйтик, киләсе елда пенсияләр 6,6% ка артырга тиеш, ә инфляция әлеге вакытта 3,25%. Инфляциягә караганда, пенсияләрне индексацияләү темпы ике тапкыр югарырак булачак. Бу билгеле дәрәҗәдә элек бирелгән вәгъдәләрнең үтәлеше”, - диде ул.
Фото: ria.ru
Читайте нас: