Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2019, 09:00

Юлларны ремонтлау дәвам итәчәк

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;

2020 елда Башкортстан буенча “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” программасы буенча 107 объектны ремонтлау каралган.
Бу хакта республиканың транспорт буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәмәтҗанов хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Башлыча, Уфа агломерациясендәге 63 объект ремонтланачак. Тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, башкалада 70 чакрым озынлыгында юллар ремонтланачак, аларда 12 светофор, юл хәрәкәте белән идарә итүче 20 автоматик система, 131 метр переходлар урнаштырылачак.
Уфа агломерациясе буенча финанслауның гомум күләме 2020 елга 4150,4 млн сум тәшкил итә. “Бүгенге көндә 59 объект буенча контрактлар төзелгән, планга барлык объектлар да кертелгән. 2019 ел азагына контрактация тулысынча төгәлләнәчәк”, - диде Тимур Мөхәмәтҗанов.
2020 елда юл фонды күләме 19,1 млрд сум күләмендә фаразлана: федераль бюджеттан – 1,8 млрд. сум, республика бюджетыннан – 17,3 млрд сум.
Автор : Таҗиева Руфина
Фото: "Башинформ"


Читайте нас: