Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 декабрь 2019, 10:45

Путин: “Башкача яшәү мөмкин түгел иде”.

#ВладимирПутин

Русия президенты Владимир Путин Чечняда бандформированиеләрнең ни өчен күп булганлыгын аңлатты.
Путин: “Элек кораллы бандформированиедә йөрми торып Чечняда яшәве мөмкин булмаган һәм бу - илнең уртак бәласе”, - дип белдерде. Ул зур матбугат конференциясендә Чечня буенча сорауларның ни өчен күп булуын аңлатты.
“Мин ул вакытта барысын да әйтеп бетмәдем. Хәзер өстәп әйтәм. Мин Чечняның беренче президенты белән сөйләшүемне хәтерлим. Без аның белән гомумән күп сөйләшә идек, шул исәптән аның формаль булмаган кораллы формированиеләрдә катнашуы турында да. Ул миңа әйтте: “Чечняда элек я банда әгъзасы булырга тиешсең, я үзеңнең баңдаң булырга тиеш. Минем дә бандам бар иде. Башкача яшәү мөмкин түгел иде”. Ләкин бу аларның гына гаебе түгел, бу безнең, Русиянең гомум бәласедер”.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Putin--Bashkacha-yash--m-mkin-t-gel-ide-51484/
Читайте нас: