Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 декабрь 2019, 11:15

Путин Русия икътисадының үсеш темпларын арттырырга кушты

Бүген Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашу үткәрде. - Русия Федерациясендә икътисади үсешнең агымдагы темплары җитәрлек түгел, аларны арттыру, шулай ук структураны һәм сыйфатны яхшырту өчен барысын да эшләргә кирәк, Бу хакта без үзебез яхшы беләбез, күп тапкырлар моның турында сөйләштек. Моңа гомумдәүләт проектлары һәм үсеш максатлары багышланган. Әлеге максатларга ирешү буенча алга бару өчен бергәләп эшләячәкбез, - диде Владимир Путин. Шулай ук, Президент тотрыклы макроикътисад булдыру эшенә уңай бәя бирде. - Уңай сыйфатта шуны билгеләп үтмичә булмый - бу яхшы макроикътисади үсеш базасы булдыру. Әлбәттә, бу уникаль нәтиҗә, безнең яңа тарихта мондый хәл юк иде. Хөкүмәт Үзәк банк белән берлектә инфляциянең минималь дәрәҗәсенә чыкты, - дип белдерде ул.Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Putin-Rusiya-iktisadini--sesh-templarin-arttirirga-kushti-54422/

Бүген Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашу үткәрде. - Русия Федерациясендә икътисади үсешнең агымдагы темплары җитәрлек түгел, аларны арттыру, шулай ук структураны һәм сыйфатны яхшырту өчен барысын да эшләргә кирәк, Бу хакта без үзебез яхшы беләбез, күп тапкырлар моның турында сөйләштек. Моңа гомумдәүләт проектлары һәм үсеш максатлары багышланган. Әлеге максатларга ирешү буенча алга бару өчен бергәләп эшләячәкбез, - диде Владимир Путин. Шулай ук, Президент тотрыклы макроикътисад булдыру эшенә уңай бәя бирде. - Уңай сыйфатта шуны билгеләп үтмичә булмый - бу яхшы макроикътисади үсеш базасы булдыру. Әлбәттә, бу уникаль нәтиҗә, безнең яңа тарихта мондый хәл юк иде. Хөкүмәт Үзәк банк белән берлектә инфляциянең минималь дәрәҗәсенә чыкты, - дип белдерде ул.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Putin-Rusiya-iktisadini--sesh-templarin-arttirirga-kushti-54422/
Читайте нас: