Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2019, 11:15

Путин канәгать түгел

#ВладимирПутин

Русия президенты Владимир Путин илнең икътисад үсеше темплары белән канәгать түгел.
Аның әйтүенчә, гражданнарның тормыш дәрәҗәсе тәү чиратта икътисади үсешкә бәйле, шуңа бу тармак хөкүмәт өчен “беренче санлы бурыч” булырга тиеш.
“Узып барган елның соңгы кварталында, өченче кварталдан башлап дип әйтергә мөмкин, без халыкның кереме һәм хезмәт хаклары үсүен күрәбез. Бу тенденция сакланырга һәм артырга тиеш. Бу – беренче санлы бурыч”, – диде президент хөкүмәтнең йомгаклау утырышында.
Шул ук вакытта бүген ирешелгән үсеш темплары белән канәгать булырга ярамый дигән фикердә Владимир Путин. “Икътисад үсешен арттыру өчен барысын да эшләргә кирәк”, – диде ул.
Ил җитәкчесе әйтүенчә, соңгы вакытта Русия халкының тормыш сыйфаты артуы мәсьәләсендә уңай динамика күзәтелә. “Бездә әле эре инфраструктур проектлар гамәлгә ашырыла. Бу – икътисадның төп тармакларын үстерү өчен яхшы нигез. Ә алар артында кешеләрнең тормыш дәрәҗәсенә бәйле төп нәтиҗәләр тора”, – дип ассызыклады ул.



Читайте нас: