Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 декабрь 2019, 09:05

Эшлисе эшләре күп әле

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русия президенты Владимир Путин гадәте буенча яңа ел алдыннан хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә чиновникларга русиялеләрнең тормышын яхшырту буенча куелган бурычларны үтәргә кушты. Моңа ирешү өчен милли проектлар тулы көчкә тормышка ашырылырга тиеш дип исәпли илбашы. Әлегә исә президент гражданнар дәүләт кабул иткән чараларның үзләренең тормышы яхшы якка таба үзгәртәчәген тоймый дигән шикләнүен белдерде.
Президент билгеләвенчә, иң тәү чиратта гражданнарның реаль кеременә игътибар тупларга кирәк. Шуңа ирешү өчен милли икътисад структурасын һәм сыйфатын камилләштерергә кирәк — бүгенге үсеш темплары җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Моңа милли проектларны этаплап гамәлгә ашыру һәм инфраструктураны үстерү булышлык итәргә тиеш. “Быелның соңгы кварталында халык керемендә һәм реаль эш хакларында үсеш темпларын күрәбез. Бу тенденцияне сакларга, алай гына да түгел, көчәйтергә кирәк”, — диде Путин.
Президент хөкүмәтнең уңышларын да билгеләде. Быел ул Үзәк банк белән берлектә инфляцияне түбәнәйтүгә ирешкән: ул 3% тирәсендә тибрәлә.
Ләкин куелган кайсыбер күрсәткечләргә быел ирешмәгәнбез, дип билгеләде В. Путин. Бу иң тәү чиратта үлем күрсәткече аз кимүенә кагыла. Йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан үлем очраклары шул исәптә.
Дәүләт башлыгы икътисади мәсьәләләргә дә тукталды: сәнәгать продукциясенең экспорт планы 8 млрд. долларга үтәлмәгән. Шуңа күрә чит ил партнерлары белән эшне көчәйтергә кирәк.
Милли проектларны финанслауда җитди проблемалар бар. Ноябрь ахырына ул 74,8 % үтәлгән.
Соңыннан дәүләт башлыгы Кызыл Мәйданда Яңа ел алды хоккей матчында катнашты. 11 саны астында уйнаган президент белән бергә оборона министры Сергей Шойгу, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Мәскәү өлкәсе башлыгы Андрей Воробьев һ.б.лар уйнады.

Автор : Кадикова Резида

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Eshlise-eshl-re-k-p-le-55447/

Читайте нас: