Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 гыйнвар 2020, 19:05

Яңа ел иртәсендә республикада беренче игезәкләр туган

Яңа 2020 елның беренче сәгатьләрендә Башкортстанның бала тудыру йортларында 20 сабый дөньяга килгән: 11 малай һәм 9 кыз.

2020 елның беренче сабые - кыз бала - Уфада, Республика перинаталь үзәгендә туган, дип хәбәр итә БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркәтибе Светлана Кускарбекова.

Моннан тыш, бүген, 1 гыйнвар иртәсендә республикада беренче игезәкләр туды. Ике малай Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә дөньяга килгән. Табиблар әйтүенчә, яңа туган балалар һәм аларның әниләре үзләрен яхшы хис итә.

Әйткәндәй, былтыр Яңа ел төнендә 17 бала дөньяга килгән: 11 кыз һәм 6 малай.
Башка еллар белән чагыштырганда, 2015 елның Яңа ел төнендә республикада яңа туган балалар саны күбрәк булган. 1 гыйнварда төнге 12дән иртәнге 6га кадәр 29 бала туган: 19 малай һәм 10 кыз.
Читайте нас: