Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 гыйнвар 2020, 21:15

Еллык план билгеле

Минималь хезмәт хакы арта#ВладимирПутин

Русия президенты Владимир Путинның 2020 елга билгеләнгән эш графигында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү төп чара булачак. Президент әлеге юбилейның бөтен халык өчен тантаналы һәм әһәмиятле чара икәнлегендә шикләнми. Моннан тыш, ил башлыгы берничә мөһим чарага чакыру алган.Гыйнварда ул Рәҗәп Эрдоган белән “Турецкий поток” газ проводын кулланылышка кертү чарасында очрашачак. Анкара белдерүенчә, бу чара 8 гыйнварга билгеләнгән. Шунда ук президентлар Сүриядәге хәлләр турында сөйләшәчәк, дип белдерә ТАСС.
Шушы ук айда Путин Освенцим үлем лагерен азат итүгә багышланган чараларда катнашыр өчен Израильгә барачак.
Шулай ук сәясәтченең эш графигында Һиндстанга, Молдавиягә, Мисырга, Казахстанга, Болгариягә, Әрмәнстанга барулар, АТЭС, БРИКС, ШОС, ПМЭФ саммитларында катнашулар планлаштырылган.
Читайте нас: