Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 гыйнвар 2020, 11:40

2020 елның 1 гыйнварыннан рөхсәтсез балык тотып булмаячак

2020 елның 1 гыйнварыннан «Һәвәскәр балыкчылык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» яңа Федераль закон гамәлгә кертелә. Бу закон биологик ресурслардан шәхси ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен файдалануны күз алдында тота. Балык тоту рөхсәт ителгән су ресурсларының исемлеге дә закон белән раслана.

Әйләнә-тирә мохитне, су биоресурсларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау максатларында, һәвәскәр балыкчылыкка карата кайбер чикләүләр билгеләнгән.
Закон нигезендә, шартлаткыч һәм химик матдәләр, электроток, ятьмә коралларын кулланып балык тоту тыела. Шулай ук кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда су астыннан аулау, шәхси электрон чаралар, акваланглар һәм башка автоном сулыш алу аппаратларын куллану рөхсәт ителмәячәк. Балыкчылар моннан соң балык тотуга хокук алырга тиеш булачак.
Читайте нас: