Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 гыйнвар 2020, 09:10

Халык яхшы ял итсен!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанның Дуван авылында күпфункцияле мәдәният йорты ачылды. Объект "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән.
Мәдәният йортын ачу тантанасында Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.Социаль-мәдәни үзәкнең төзелеш мәйданы 1369,2 квадрат метр тәшкил итә. Мәдәният йортының ике катлы бинасында методик кабинет, 300 урынлы тамаша залы, эстрада, фойе, вестибюль, вахта, санитар узеллар, тренажёр залы, душ, чишенү һәм башка бүлмәләр бар.
Моннан тыш, бинада балалар уен бүлмәсе, тавыш студиясе, фильмнар күрсәтү өчен проекцион бина, халык хоры кабинеты һәм башкалар җиһазландырылган.
- Уңайлы мәдәният йорты ачылу белән Дуван авылы мәдәни үсешкә көчле этәргеч алды. Хәзер биредә яшәүчеләр үзләренең иҗади потенциалын тагын да күбрәк тормышка ашыра алыр дип ышанам. Мәдәният йорты барлык коллективларның, бөтен халыкның берләшү учагы булачак, ә балалар алдагы каникулларны нәкъ менә биредә, яңа үзәктә үткәрәчәк, чөнки монда күңел ачу һәм үсеш өчен барлык шартлар да бар, - дип билгеләде мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: