Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 гыйнвар 2020, 22:50

КАЙСЫ РАЙОННАР ГРАНТКА ЛАЕК БУЛДЫ

2019 ел нәтиҗәләре буенча Башкортостан башлыгының 5 миллион сум күләмендәге грантларын алган муниципалитетларны тәкъдим итәбез.

Грантлар 2019 елда беренче тапкыр булдырылды. Алар республиканың социаль-икътисади үсешендә аерым юнәлешләр буенча бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән район һәм шәһәрләргә тапшырыла. Рейтинглар төзегәндә җирлекләр өч төркемгә бүленеп каралды: шәһәр округлары, административ үзәкләре – район һәм шәһәрләре булган районнар һәм авыл районнары.
“Халык белән иң яхшы коммуникация” номинациясендә Стәрлетамак, Благовещенск һәм Иглин районнары, шулай ук Уфаның Октябрь районы билгеләнде.
“Инвестор белән диалог” номинациясендә Агыйдел һәм Баймак, Архангель районнары иң яхшылары дип табылды.
“Чиста муниципалитет” номинациясендә Октябрьский шәһәре, Туймазы һәм Илеш районнары җиңеп чыкты.
“Сәламәт муниципалитет”номинациясендә җиңүчеләр – Салават, Стәрлетамак һәм Бөрҗән районнары.
“Уңайлы авыл” номинациясендә грантларны Учалы һәм Балтач районнары ала.
Призларның гомум фонды 75 миллион сум тәшкил итә. Грантлар җирлекләр арасында үзләренең рейтингына ярашлы бүленәчәк. Акчаларны урындагы мәсьәләләрне хәл итүгә тотыначаклар.
Фото Башинформ
Читайте нас: