Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 гыйнвар 2020, 00:45

Краснокама районында яңа мәдәният йорты!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанның Краснокама районында Арланның күпфункцияле авыл мәдәният йорты ачылды.
Бу республикада Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Арлан авыл мәдәният йорты базасында күпфункцияле мәдәни үзәк булдыруның төп идеясе - мари халык традицияләрен саклау һәм гаилә ялы өчен шартлар тудыру.Авылда мәдәният йорты ачылу көнендә тантаналы чаралар: халык осталары күргәзмәсе буенча экскурсияләр, бәйрәм концерты оештырылды.
Арланның күпфункцияле авыл мәдәният йорты берничә комплекстан тора: 200 урынга исәпләнгән тамаша залы, дискотека, ял һәм аралашу зоналары, музей, физкультура-сәламәтләндерү залы.
Бирегә 230 якын кеше төрле иҗади түгәрәкләргә йөри, 14 җыр-бию төркеме оештырылган.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: