Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 гыйнвар 2020, 00:25

Статистикага ярашлы, нәкъ 3 гыйнварга хәмер белән агулану пигы туры килә

Агымдагы елның 3 гыйнварында Башкортстанда ун елга беренче тапкыр алкоголь сатуны тыю турындагы закон гамәлгә керәчәк, ул узган елның 30 декабрендә рәсми рәвештә кабул ителде. Чикләүләр көне буе гамәлдә булачак.

- Статистикага ярашлы, нәкъ 3 гыйнварга хәмер белән агулану пигы туры килә. Өстәвенә, агуланулар, кагыйдә буларак, суррогат продукция аркасында гына түгел, хәмерне чамадан тыш куллану аркасында да булырга мөмкин, - диде Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
4, 5 һәм 6 гыйнварда чикләүләр дәвам итәчәк, әмма иртәнге 10нан 14:00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: иртәгә суррогат хәмер сату нокталарын ачыклау рейдларына полицейскийлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм хокук яклаучылар да чыгачак.
Кызыл таң сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: