Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 гыйнвар 2020, 21:10

Яңа глобаль реформа

#ВладимирПутин

Русия президенты Владимир Путин гамәлдә булган унитар предприятиеләрне приватизацияләү һәм үзгәртүне күзаллаган, яңаларны булдыруны тыйган законга кул куйды.
Нәтиҗәдә, закон үз көченә кергәнгә кадәр төзелгән һәм конкурентлы товар базарларында эшләүче дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләре 2020 елның 1 гыйнварына кадәр үк үз эшчәнлекләрен туктатачак. Мондый предприятиеләр төзүгә тыю федераль закон, дәүләт башлыгы яки хөкүмәт акты тарафыннан каралган очракларга гына кагылмаячак. Мәсәлән, унитар предприятиеләр Ерак Себер һәм аларга тиңләштерелгән районнарда тормышны тәэмин итү өчен оештырыла алачак.
Читайте нас: