Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 гыйнвар 2020, 09:10

Чыршыларны чүплеккә ташларга ашыкмагыз!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Аларны арытаба кулланырга да мөмкин. Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында билгеләнгән гомумдәүләт проектлары арасында экологиягә, урманнарны саклауга кагылышлылары Башкортстан өчен аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки республика территориясенең зур өлешен урманнар били. Бу җәһәттән агачлар утырту гына түгел, урманнарны саклау, киселгән агачларны нәтиҗәле куллану эше дә киң җәелдерелгән. Яңа ел бәйрәмнәренә киселгән чыршыларны да файдалы куллану максатыннан Уфада 11, 12, 18 һәм 19 гыйнварда "Чыршыларны - йомычкага" акциясе узачак. Яңа ел бәйрәменә киселгән ылыслы агачларны арытаба эшкәртү максатыннан башкарылган чарага чыршыларны Уфаның 24 мәйданында тапшырып булачак. Билгеле булуынча, былтыр бу чара кысаларында ике көндә меңнән күбрәк чыршы җыелып, арытаба эшкәртүгә озатылды.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: pixabay.com

Читайте нас: