Кичә, ягъни 3 гыйнварда , Русия Президенты Владимир Путин һәм Франция президенты Эмманюэль Макрон телефоннан сөйләште.
Ике лидер Иранда "Аль-Кудс" махсус билгеләнештәге көчләр командующие генерал Касыйм Сөләйманның үтерелүенә карата борчылу белдерде. Ике як та ракета шартлатуы төбәктәге хәлләрне кискенләштерергә мөмкин дип шөбһәләнә. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.