Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 гыйнвар 2020, 09:15

Мәктәпләр заманча сулыш ала

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

2019 елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга федераль бюджеттан 1,23 миллиард сум акча җәлеп ителгән.

Республиканың 54 районында “Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле 133 мәгариф үзәге ачылды. Әйтик, Туймазы районының Собханкул авылы һәм Белорет районының Абзак урта мәктәпләрендә укучылар алган белемнәрнең гамәлдә куллануын тәэмин итүче предприятиеләр һәм югары уку йортлары белән үзара элемтә оештырылган.46 муниципаль районда 43 спорт залы һәм 40,7 миллион сумлык 5 ачык корылма ремонтланды һәм җиһазландырылды.

63 муниципалитетта “Санлы белем бирү мохите” проекты гамәлгә ашырылды, аның иң актив катнашучысы – Уфа районының Миловка урта мәктәбе. Гади авыл мәктәбендә дәресләр санлы белем бирү ресурсларыннан файдаланып үткәрелә. Шул ук мәктәптә республикада беренче агрокласс ачылды.

22 белем бирү оешмасында каршылыксыз мохит булдырылган һәм ишетү, күрү һәм хәрәкәт аппараты кимчелекләре булган балалар өчен махсус җиһазлар сатып алынган. 12 коррекцион белем бирү оешмасы 50,3 миллион сумлык матди-техник базаны яңартты.

Республиканың 6 колледжында заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр нигезендә 30 яңа остаханә ачылды.
Ишембай, Баймак районнарында һәм Октябрьский шәһәрендә технопарклар ачылган. Хәзер алар 11гә җитте. Технопарклар челтәре үсеше табигый-фәнни һәм техник иҗат белән шөгыльләнүче балалар санын 36 543кә кадәр арттырды.

2019 елның декабрендә сәләтле балалар өчен “Сириус” федераль үзәге белән охшаш рәвештә оештырылган “Аврора” республика талантлар үзәген ремонтлау һәм җиһазландыру буенча эшләр тәмамланды. Үзәк төзүгә 211,1 миллион сум федераль грант алынган, гомум суммасы 283,6 миллион сум тәшкил итте.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: