Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 гыйнвар 2020, 23:10

“Акыллы” счетчиклар кую мәҗбүри

2020 елдан Русиядә “акыллы” счетчиклар урнаштыру мәҗбүри.

Бу счетчикларны урнаштыру электр энергиясе өчен түләүләр белән бәйле бәхәсләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки исәп приборлары мәгълүматларны үзләре теркәп җибәрәчәк. Аннары “акыллы” приборлар айлар-еллар буе электр энергиясе өчен түләмәүчеләрнең утын өзеп китәргә мөмкинлек бирәчәк.“Акыллы” счетчикларга күчү акрынлап оештырылачак – 2023 ел башына кадәр. Документта язылган кагыйдәләргә ярашлы, иске исәп приборларын алмаштырыр вакыт җиткәч яисә аларның тикшерү интервалы срогы чыккач, “интеллектуаль” счетчиклар урнаштырачаклар. 2020 елда сафка тапшырылган барлык йортларда да шундый “акыллы” счетчиклар торачак.
Әгәр дә инде 2023 елның 1 гыйнварына электр энергиясе поставщигы кулланучыны бу прибор белән тәэмин итми икән, аңа штраф салачаклар. Әмма бу яңа прибор һәм аның эксплуатациясе өчен энергия поставщигы түләячәк дигән сүз түгел, киресенчә, болар безнең, ягъни кулланучыларның, җилкәсенә төшәчәк. Законга ярашлы, мондый яңалыклар кертү чыгымнарын оешма тариф эченә кертә ала. Ягъни, русиялеләр “квиташка”ларында түләүләр күпкә булмаса да, артачак.
Фото: psk-remont.ru
Читайте нас: