Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 гыйнвар 2020, 22:55

Авылда яшисеңме? 5 процентлы кредит ал!

Авыл халкына ташламалы 1-5 процент ставкасы белән максатлы кредит алу мөмкинлеге бирелә.

Аны ремонтка, төзелешкә, коммуникация үткәрүгә тотынырга мөмкин. Әмма займ суммасы чикле: күп дигәндә 250 мең сумга өмет итәргә була. Ташламалы кредит алу өчен программада катнашучы банкка мөрәҗәгать итү дә җитә. Әлегә нибары бер банк – Россельхозбанк кына – бу программада катнашырга теләк белдергән.
Займ алырга теләүчегә төп таләп – аның авыл җирендә теркәлгән булуы һәм кредит рәсмиләштереләчәк торакның да авылда урнашуы шарт. Займ алучы киләчәктә кредитны максатлы куллануы турында банкка хисап тотарга тиеш була.
Фото birobidzhan.sm-news.ru
Читайте нас: