Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 гыйнвар 2020, 23:50

Путин Нестеров музеен 100 еллыгы белән котлады

#ВладимирПутин

Владимир Путин М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеен бер гасырлык юбилее белән котлады.
“Музейны оештыруның чишмә башында якташыгыз – күренекле рәссам, энтузиаст Михаил Васильевич Нестеров торган. Ул туган шәһәренә таң калдырырлык, тиңе булмаган иҗади эшләр коллекциясен бүләк иткән” дигән юллар бар котлауда.
"Бу түгәрәк дата – Уфа һәм бөтен Башкортстанның мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга",- ди дәүләт җитәкчесе hәм музей коллективына рухи , тарихи мирасны саклау буенча нәтиҗәле эшләр, һөнәри уңышлар тели.
Фото artchive.ru
Читайте нас: