Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 гыйнвар 2020, 23:15

ЯҢА ЕЛДАН ЯҢА ҮЗГӘРЕШЛӘР

Яңа елдан без яхшылык кына көтәбез. Быелгысы безгә нинди уңайлыклар, нинди үзгәрешләр алып килде соң? Карап карыйк.

Минималь хезмәт хакы артты
Әллә ни түгел, нибары 850 сумга, ягъни 7,5 процентка күтәрелде ул. Шул рәвешле, 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь хакы – 12 130 сум. Ул 2019 елның икенче кварталында булган яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә. Кайсыбер төбәкләрдә бу күрсәткеч бераз күбрәк.
Башкортстанда минималь хезмәт хакы, район коэффициентын исәпкә алып, 13949,5 сум булачак, ягъни 977 сумга артачак. Моңа кадәр ул 12972 сум иде.
Электрон хезмәт кенәгәсе
Яңа елдан электрон хезмәт кенәгәләре турындагы закон үз көченә керде. Хәзер эш бирүче хезмәткәрләрнең эшчәнлеге һәм стажы турындагы мәгълүматларны Пенсия фондына онлайн-режимда тапшыра башлый.
Шул ук вакытта хезмәткәрнең сайлау хокукы булачак: ул электрон хезмәт кенәгәсен алыргамы яки гадәти кәгазь документны калдырыргамы – үзе хәл итәчәк. Яңа системага күчү өчен гражданинга язма гариза тапшырырга кирәк. Ә 2021 елның 1 гыйнварыннан эшкә рәсми урнашучыларның кәгазь хезмәт кенәгәсе алу мөмкинлеге булмаячак.
Пенсияләр артамы?
Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 1 гыйнвардан 6,6 процентка арта. Ә дәүләт пенсия тәэминаты, шул исәптән социаль пенсияләрнең 1 апрельдән 7 процентка артуы көтелә.
Индексация 31 миллион эшләмәүче пенсионерга кагылачак дип хәбәр итәләр илнең Хезмәт министрлыгыннан. Һәм бу индексация инфляциядән “күпкә югары” булачак икән. Вице-премьер Татьяна Голиков әйтүенчә, Русиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 16,4 мең сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: узган ел Русиядә картлык буенча пенсиягә чыгу яше этаплап күтәрелә башлады. Бу процесс 2028 елга кадәр барачак. Быел 1964 елның икенче яртысында туган хатын-кызлар (55,5 яшь) һәм 1959 елның икенче яртысында туган ир-атлар (60,5 яшь) пенсиягә чыга ала.
Торакны залогка салу турында
Хәзер микрозайм алганда торакны залогка салып булмый. Закон физик шәхес белән килешү төзегәндә торак йортны яки аның өлешен залогка салуны тыя. Бу кешеләрне мошенниклык очракларыннан яклауга һәм аларга бердәнбер торакларын югалтмаска ярдәм итәчәк, диләр экспертлар.
Микрофинанс оешмаларына карата да таләпләр катгыйлана. Мәсәлән, үткәне криминал белән бәйле булучылар аларның җитәкчесе була алмый. Чит кешеләрнең документлары буенча займ бирү очракларын булдырмау өчен клиентларның шәхесен раслау (идентификация) буенча өстәмә мөмкинлекләр кертелә.
Коллекторлардан яклау
Торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны хәзер коллекторлар түләттерә алмаячак. Моңа коммуналь хезмәтләр базарында катнашучылар гына – идарәче компания, торак милекчеләре ширкате, торак-төзелеш кооперативы һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма – хокуклы булачак. Шул рәвешле закон гражданнарны коллектор агентлыклары башбаштаклыгыннан яклауны максат итеп куя.
Яа төр салымнар
Яңа елдан Салым Кодексына үзгәрешләр керде. Аларның бишесен аеруча мөһим дип әйтергә мөмкин. Алар – туристлардан җыем, утилизация өчен салым, экология өчен түләү, федераль әһәмияттәге юлларны түләүле куллану, гомум кулланылыштагы бәйләнеш операторлары өчен милеккә салым кертү.
Үзмәшгульлеккә – салым
2020 елның 1 июленнән илнең бар төбәкләрендә дә үзмәшгульләр өчен салым кертмәкчеләр. Ә гыйнвардан яңа салым режимы, Финанслар министрлыгы әзерләгән закон проектына ярашлы, Русиянең 19 төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да эшли башлады.
Үзмәшгульләр физик шәхесләр белән эшләсә, керемнәреннән – 4 процент, компанияләр белән эшләгән очракта керемнәреннән 6 процент салым түли.
Эшкуарларның чыгымы артты
Быелдан башлап шәхси эшкуар Пенсия фондына – 32448 сум һәм Мәҗбүри медицина страховкасы фондына 8426 сум түләргә тиеш.
Шулай ук онлайн-касса сорала башлый. Барлык эшкуарлар һәм оешмалар да үзләренең хезмәтен һәм сатуларын онлайн-касса аша үткәрергә тиеш. Салым органнары акчалар әйләнешен күзәтеп барачак һәм керемнәрне чагыштырачак, әгәр шик төшсә, тикшерү белән киләчәк.
Туганнаргар рөхсәт ителә
Туганнарга реанимациягә керү рөхсәт ителә. Хәзер туган тиешле кешеләр туганнарын күрергә реанимациягә керә ала. Әлегә кадәр бу мәсьәлә баш табиб карамагында иде.
Алкоголь бәясе арта
Исерткеч эчемлекләргә хаклар арта, атап әйткәндә, катылыгы 28 градустан югары булган продукциянең бәясе күтәрелә. Вино һәм шампаннар хакының, экспертлар фикеренчә, 5-10 процентка артуы ихтимал. Бу акцизлар үсүгә бәйле.
Каты эчемлекләрнең генә түгел, ә алардан ясалганнарның да, мәсәлән, төнәтмәләр һәм башкаларның хакы үсте.
“Органик” дип атап булмаячак
Ел башыннан алып илдә органик продукцияне сертификацияләү системасы эшли башлады. Хәзер җитештерүчеләр үзләренең товарына маркетинг максат өчен генә “органик” сүзен куша алмаячак.
Европа илләрендә һәм АКШта “био” яки “органик” билгесе куелу продукциянең химикатлар, пестицидлар гербицидлар, антибиотиклар һәм үсемлекләрне яклау чаралары кулланылмый җитештерелүен аңлата. Русиядә әлегә кадәр “био” яки “органик” продукциянең нәрсә икәнлеге закон белән билгеләнмәгән иде. Шуңа җитештерүчеләр бу атамаларны кулланучыларның игътибарын җәлеп итү максатында файдаланды.
Дөрес сөйләмәсәң– штраф
Дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат җиткергән өчен штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук үлемгә китергән, сәламәтлеккә һәм милеккә зыян салган, җәмәгать тәртибен һәм хәвефсезлеген массакүләм бозуга китергән хәбәрләр сөйләгән һәм тараткан өчен дә штраф түләттерәчәкләр.
Югарыда телгә алынганнар – үзгәрешләрнең бер өлеше генә. Аларның күпме булачагын вакыт үзе күрсәтер, мөгаен. Иң мөһиме – бу үзгәрешләр тормышыбызны катлауландырмасын иде.
Фото 2018god.net
Читайте нас: