Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 гыйнвар 2020, 09:05

Үз эшеңне ач һәм субсидия ал!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проекты халыкка хезмәт итә.
Аңа ярашлы, республикадагы мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган гражданнарга үз шөгылен ачу мөмкинлеге бирелә. Бу максатта аларга уз эшчәнлген оештыруга киткән чыгымнарны каплау өчен акчалата компенсация түләү каралган.Элек эш башлаучыларга бу ярдәм күләме 58 мең сум тәшкил итсә, быел матди ярдәм 38 мең сумга арткан, ягъни хәзер 96 мең сум алырга мөмкин. Республикада моңарчы бу мөмкинлек белән 550дән артык кеше файдаланган. Проектны гамәлгә ашыру өчен бюджеттан 61 миллион сум акча бүленгән.
Бу субсидиягә халык мәшгүльлеге хезмәтендә исәптә торган кешеләр генә дәгъва итә ала. Моның өчен бизнес-исәп, оешма уставы проектын әзерләп, гариза-анкета тапшырырга кирәк. Махсус комиссия тарафыннан хупланучы проект хуҗаларына, компенсациядән тыш, документлар тутыруга киткән акча да кайтарыла. Бу мөмкинлекне файдаланырга теләгәннәр районнардагы бизнес-шерифларга яки урыннардагы халык мәшгүльлеге үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Автор: Резида Валитова
Фото:depositphotos_67894013-stock-photo-pastry-cook-shredding-lemon-zest
Читайте нас: