Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 гыйнвар 2020, 20:45

Онкология диспансеры корпусы быел төзелеп бетәчәк

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклауны үстерү" гомумдәүләт проекты кысаларында республикага клиник онкология диспансеры төзүгә 185 миллион 735 мең сум акча биреләчәк. Русия Хөкүмәте төбәкләр арасында сәламәтлек саклау объектларына субсидияләр бүлеп бирде. Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Сәламәтлек саклауны үстерү" гомумдәүләт программасы кысаларында бирелә торган акчаның адреслы бүленешен раслады. Федераль бюджет финансларны диспансерның хирургия корпусына янкорма төзүгә юнәлтә, дип хәбәр итә РБК. Ул быел тапшырылырга тиеш. Корпус төзелеше 2017 елның сентябрендә республика хакимияте заказы буенча башланды. Яңа корпус 2020 елның беренче яртысында файдалануга тапшырылачак. Объектның гомуми бәясе - якынча 1,65 миллиард сум, шуның 781 миллион сумы - төзелеш-монтаж эшләренә, 741,7 миллион сумы җиһазлар сатып алуга юнәлтеләчәк.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: