Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 гыйнвар 2020, 22:50

Путин белән Меркель нәрсә турында сөйләшәчәк?

#ВладимирПутин

11 гыйнварда ФРГ канцлеры Ангела Меркель Русия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Мәскәүгә килә. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткән.
“Сөйләшүләр барышында халыкара актуаль мәсьәләләр турында сүз барачак, - дигәннәр Кремльдә. – Сүрия, Ливия, Багдад аэропортындагы авиаһөҗүм көн тәртибендә тора”.
Билгеле булуынча, Багдад шәһәрендәге аэропортта махсус операция барышында Иран генералы Касем Сөләймани һәлак булды. АКШ президенты Дональд Трамп күрсәтмәсе белән хәрби начальник утырган автоколоннага ракетадан атканнар. Америка бу адым белән үзенең хәрбиләрен яклавын әйтә, Иран исә Сөләйманины үтергән кешеләрдән үч алачагы турында хәбәр итте.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: