Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2020, 09:10

Фәнни ачышлар һәм мәктәп укучылары өчен грантлар раслады

#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Хөкүмәте генетик технологияләр өлкәсендә тикшеренү программаларына 600 миллион сумлык фәнни грантлар раслады. Карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган.

"Субсидия рәвешендә грантлар проектларны яисә тикшеренү программаларын гамәлгә ашыруга тагын өч елга озайтылу мөмкинлеге булган 600 миллион сумга кадәр күләмдә бирелә дип билгеләргә", - диелә документта.

Карар әлеге грантларны федераль бюджеттан фәнни оешмаларга һәм югары белем бирү оешмаларына 2027 елга кадәр генетик технологияләр үсеше федераль фәнни-техник программасының аерым чараларын гамәлгә ашыруга бирү кагыйдәләрен раслый.

Тагын бер карар белән Хөкүмәт математика, информатика һәм санлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлар күрсәткән мәктәп укучылары өчен грантлар раслады. Грантның күләме 125 мең сум тәшкил итә. Карарда аларны бирү һәм түләү кагыйдәләре раслана.

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: