Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2020, 00:05

Владимир Путин - Сүриядә

#ВладимирПутин

Русия Президенты Дамаскка визит белән килде һәм Сүрия Президенты белән очрашты. Бу хакта Русия дәүләте башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте. Аэропорттан Владимир Путин Русия Хәрби көчләре гаскәрләренең Сүрия Гарәп Республикасындагы команда пунктына юнәлә. Владимир Путинны команда пунктында Сүрия президенты Бәшәр Асад каршы алды. Ике дәүләт башлыклары илнең төрле төбәкләрендәге хәлләр турында докладлар тыңлады. Асад Путинга Дамаскка визиты өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Русия хәрбиләренә террорчылыкка каршы көрәштә һәм гарәп республикасында тыныч тормышны торгызуда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Асад шулай ук Путинны һәм бөтен Русия халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.
Асад Путин белән Идлибта террорчыларны юкка чыгару планнары турында фикер алышты. Русия һәм Сүрия Президентлары Дамаск буйлап сәфәр кылды һәм урта гасыр мәчетендә булды. Алга таба Путинның Сүриядәге сәфәре программасында тагын берничә объектка бару планлаштырылган.
Русия Президентының Сүриягә визиты барышында, Русия һәм Сүрия делегацияләренең эшлекле сөйләшүләре дә узды.
-Асад белән аралашу барышында Владимир Путин Сүрия дәүләтчелеген һәм илнең территориаль бөтенлеген торгызу юлында бик зур адымнар эшләнүе һәм шәһәр урамнарында тыныч тормыш билгеләрен күрүен әйтте,- диде Дмитрий Песков.
Фото: RG.RU/ Reuters
Читайте нас: