Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2020, 11:05

Владимир Путин Төркиядә

#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Сүриядән Истанбулга килде. Анда ул Бәшәр Әсад белән очрашты, бу гарәп республикасында илебез Кораллы Көчләре группировкасының команда пунктында булды, аннары Дәмәшкъ Зур мәчетен һәм Изге Мәрьям православие чиркәвен карады. Визит кысаларында, шулай ук, Русия һәм Сүрия делегацияләре сөйләшүләре булды.
Төркиядә дәүләт башлыгының эш программасы бүгенгә планлаштырылган.
Владимир Путин "Төркия агымы" газүткәргечен файдалануга тапшыру тантанасында катнашачак һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашачак.
Русия-Төркия хезмәттәшлеге үсеше перспективалары һәм актуаль халыкара проблемалар, шул исәптән Сүрия һәм Ливиядәге хәл турында фикер алышу көтелә, дип хәбәр итә кремлин ру сайты.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: