Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2020, 09:50

Медицина хезмәткәрләре компьютерлар белән тәэмин ителде

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты уңышлы тормышка ашырыла.
2019 елда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” төбәк проекты кысаларында республиканың 132 медицина оешмасы 4001 берәмлек компьютер алды, шуның 345е - ашыгыч ярдәм бригадалары өчен планшет компьютеры.
Компьютерлар медицина хезмәткәрләренең хезмәт урыннарына урнаштырылды һәм “Республика медицина мәгълүмат-аналитик системасы”на тоташтырылды. Бу система пациентларның электрон медицина картасын алып баруны, телемедицина консультацияләре үткәрүне, санитар транспортны автоматлаштырылган диспетчерлауны, тикшерү нәтиҗәләрен электрон рәвештә формалаштыруны, алуны һәм тапшыруны тәэмин итә.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: