Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2020, 14:15

Озын юлда ял кирәк

Юл йөрү кагыйдәләренә моңа кагылышлы төзәтмәләр кертелде.

“Хәвефсез юллар” милли проекты кысаларында хәзер йөк машиналары һәм автобуслар белән идарә итүче водительләр туктап ял итәргә тиеш була. Юл йөрү кагыйдәләренә моңа кагылышлы төзәтмәләр кертелде. Бу яңалык 3,5 тоннадан артык авырлыктагы автомобильләр белән идарә итүчеләргә кагыла.
Водительләргә тәүлегенә тугыз сәгать кенә руль артында барырга рөхсәт ителә. Юлга чыгуга 4,5 сәгать үтүгә 45 минут ял итеп алырга тиеш булалар.
Гомумән, водительләр тәүлегенә 11 сәгать тынычлап ял итәргә тиеш. Әгәр 4,5 сәгать үтүгә туктап ял итү мөмкинлеге булмаса, ул тагын 1-2 сәгать бара ала. Аннары махсус эшләнгән уңайлы тукталыш урынына җитүгә туктап, ял итәргә тиеш була, дип теркәлгән бу документка.
"Бу карар юлларда хәвефсезлекне арттырырга ярдәм итәр. Водительләр арыган булу сәбәпле, еш кына юл һәлакәтләре килеп чыга. Хәзер автоматлаштырылган дистанцион ысул белән аларның кайчан юлга кузгалуын, күпме вакыт юлда булуын, кайчан ял итәргә тиеш булуын билгеләп булачак”, – дип аңлаталар министрлар кабинеты сайтында.
РФ транспорт министрлыгында белдерүләренчә, зур йөк машиналары һәм автобус водительләре тарафыннан елына 16 мең юл һәлакәте килеп чыга.
Читайте нас: