Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2020, 11:20

Путин белән Эрдоган хезмәттәшлек үрнәген күрсәтте

#ВладимирПутин

Сәяси дөньяга зур йогынтысы булган вакыйганың — Иран генералы Касыйм Сөләйманиның үтерелүе — Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия җитәкчесе Рәҗәп Эрдоганның Истанбулдагы очрашуына үзенең үзгәрешләрен кертмичә калмады. Шулай булуга карамастан, ике ил лидеры очрашты. Алар көн кадагына суккан төп тема — Сүрия һәм Ливия мәсьәләләре буенча сөйләште. Бу күптән көтелгән сөйләшү булды
Русия дә, Төркия дә Тегеранның Сүриядәге тактик партнерлары буларак чыгыш ясый. Үтерелгән генерал Русия һәм Төркия хәрбиләре белән сөйләшүләр өчен дә җаваплы булган. Эрдоган Америка белән Иран арасында киеренкелекне Төркия яхшы тоя, шуңа күрә аны киметү өчен кулыннан килгәнчә тырышачак дип белдерде. “Без Сүрия, Ливан, Ирак һәм Фарсы култыгының хәрби хәрәкәтләр сәхнәсе булуын теләмибез. Төркия әле барган вакыйгаларны үтә сизгер тоя”,—диде Эрдоган.
Истанбулда очрашу нәтиҗәләре буенча Путин белән Эрдоган ясаган уртак белдерүдә: “Теләсә кайсы якның һөҗүм һәм көч куллануы Якын Көнчыгышта катлаулы мәсьәләләрне чишү юлларын табуга булышлык итмәячәк, бары тик беркемнең дә мәнфәгатенә җавап бирмәгән тотрыксызлыкка гына китерәчәк”,—диелде. Киеренкелекне аек акыл һәм дипломатия юлы белән генә чишеп була дип билгеләделәр.
Истанбулда тагын бер документка кул куелды. Анда Ливиядә барган сугышны 2020 елның 12 гыйнварында туктатырга, илнең Триполь һәм башка шәһәрләрендә тотрыклылык урнаштыру өчен якын вакытларда сөйләшү өстәле артына утырырга чакыру бар.
Путин Төркиягә тагын бер зур максат белән барды — ул “Төркия агымы” газүткәргечен файдалануга тапшыруда катнашты. Әйткәндәй, Путин Истанбулга Сүрия башкаласы Дамаскта президент Бәшәр Асад белән сөйләшүләрдән соң барды. Сүриядә Путин Дамаск урамнарыннан үтте. Экспертлар моны Русиянең Америка хәрби һөҗүмнәреннән куркып калмавын күрсәтү өчен дә булды дип бәяләде.
Читайте нас: