Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 гыйнвар 2020, 23:05

Самолетны ялгыш шартлатканнар

Иран җитәкчелеге Украина авиалинияләре очкычын очраклы рәвештә бәреп төшерүен таныды.

Тегеран янында һәлакәткә очраган Украина авиакомпаниясенең пассажир самолеты "кеше хатасы" нәтиҗәсендә бәреп төшерелгән. Бу хакта Иран кораллы көчләре генераль штабының белдерүендә әйтелә: "Кеше хатасы нәтиҗәсендә һәм очраклы рәвештә бу самолет бәреп төшерелде. Пассажир самолеты мөһим хәрби объект янында очып барган вакытта, ракета белән ялгыш шартлатылды. Бу АКШның Гыйрактагы Америка базаларына ракета һөҗүмнәренә каршы һөҗүм дип уйлап, "югары хәрби әзерлек шартларында"килеп туган хәл”.
Һәлакәт урынына Украина дәүләте вәкилләренә керү рөхсәт ителде. Иран Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Җәвәд Зариф: "Бу һәлакәт АКШ авантюризмы тарафыннан тудырылган кризис чорында кеше хатасы белән килеп чыкты”,- диде. Министр авиакатастрофада һәлак булучы гаиләләрнең кайгыларын уртаклашты һәм гафу үтенде.
Алдан язганыбызча, Тегеран янында Boeing-737 "Украина халыкара авиалинияләре" компаниясенең самолеты очып киткәннән соң, берничә минуттан һәлакәткә юлыкты. 176 кеше һәлак булды. Һәлак булучылар арасында: Әфганстан, Германия, Иран, Канада, Украина, Бөекбритания һәм Швеция гражданнары бар.
Фото: ТАСС
Читайте нас: