Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 гыйнвар 2020, 11:15

Хатын-кызлар турында кайгыртучанлык булырмы?

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Коммерсант" белдергәннәр тормышка ашса, начар булмас ул.
РФ Хезмәт министрлыгы хатын-кызлар турында кайгыртучанлык күрсәтмәкче. Шул юнәлештә төбәкләргә хатын – кызларның сәламәтлеген, хезмәт мөнәсәбәтләрен, социаль ярдәм, физик кагылышсызлыгын һәм сәяси хокукларын яклауны яхшыртырга тәкъдим итә, дип хәбәр итә "Коммерсант".
Документка ярашлы, РФ субъектлары хатын-кызларны диспансеризацияләү һәм авыруларны профилактикалау белән тәэмин итәргә тиеш. Гамәлдә бу генетик тестлар үткәрү, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен булдыру, алкоголь һәм тәмәкене куллануны чикләүдән гыйбарәт.
Экспертлар хатын-кызлар арасында тәмәке тартучылар санын киметү өчен өстәмә шартлар булдырырга тәкъдим итә.
“Хатын-кызларның икътисади хәлен, тормышын яхшырту” өчен эшләнәсе эшләр исемлегендә һөнәри, финанс белем алу, эшкуарлык, санлы һәм башка заманча технологияләр өлкәсендә осталыгын арттыру бурычлары куелган.
Гаилә белән һөнәри эшчәнлекне тигез алып бару өчен социаль ярдәм өлкәсендә сыгылмалы ярдәм формалары тәкъдим итәргә кирәк диелә документта. Русиянең иҗтимагый- сәяси тормышында хатын-кызларның активлыгын арттыру бу стратегиянең үзәгендә булырга тиеш.
"Хатын-кызларны социаль бәлаләрдән, көчләүдән саклау һәм профилактика эше” дигән мөһим бүлек кризис үзәкләре белән хезмәттәшлек итү, зыян күрүчеләр белән дөрес эш алып бару өчен табиблар һәм полиция хезмәткәрләренә өстәмә белем бирүне үз эченә ала.
Әлеге вакытта документның” ихтыярыгызда” дип тәкъдим ителүе сәбәпле (шул нигездә илебез дөнья күләмендә позицияләрен югалта), төбәкләр бу киңәшләрне үтәр дип ышаныч белдерү кыен.
Бөтендөнья икътисади форум экспертлары белдерүенчә, Русиядә гендер тигезлек 70 процент тәшкил итә. Шулай итеп, Русия 153 ил арасында 81нче позициядә. Бу башка илләрдән шактый калышу билгесе.
Бу хәлне уңай якка юнәлтү өчен төбәкләр парламентларындагы хатын-кызлар проблеманы аңлап, хәлиткеч сүз әйтерме?
Фото yandex.ua
Читайте нас: