Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2020, 01:05

Бүген Радий Хәбиров Тәтешле районында булды

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

14 гыйнварда Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Тәтешле районында булып китте.
Иң беренче чиратта, Күрдем авылындагы яңа балалар бакчасы төзелеше белән танышты. Бу проектка, авыл халкы соравын канәгатьләндереп, ул старт биргән иде. Аның төзелеше “ Роснефть” компаниясе ярдәме белән Башкортстанның махсус социаль фондларыннан финанслана. Әлеге мәктәпкәчә белем учагын ачу агымдагы елның җәй айларына планлаштырылган.
Район үзәгендә Республика Башлыгы эшкуар Камил Ибәтуллин оештырган «МегаБит» җәмгыятендә булды.
Предприятие картографик һәм топография-геодезия төшерү белән шөгыльләнә, муниципалитетлар, агрохуҗалыклар заказы буенча эшли.
Кече предприятие бу максатлар өчен алты ел элек кырлар, урманнарның торышын аэрофото төшерергә мөмкинлек бирә торган программа белән тәэмин ителгән пилотсыз очкыч аппарат сатып алган. Аппарат 3,5 километр биеклектән төшерә ала.
Шулай ук, «МегаБит» җәмгыяте Русиянең тугыз төбәгендә «Роснефть», «Башнефть», «Транснефть» һәм «Лукойл» компанияләре белән хезмәттәшлек итә.

Аннан соң Радий Хәбиров эшкуар Рәвис Дилмөхәмәтовның профнастил эшләүгә махсуслашкан цехында булды. 85 кеше хезмәт иткән бу цехның товарлары халык арасында зур сорау белән файдалана.
Район мәдәният сараенда Республика җитәкчесе иҗади коллективлар эшчәнлеге белән танышып, биредә оештырылган чараларга югары бәя бирде. Шушында ук баш архитектор Денис Солтанов аны районның киләчәккә төзелеш өлкәсендәге планнары белән таныштырды.
Яңа сафка кертелгән 2нче котельныйда булганнан соң, Радий Хәбиров Югары Тәтешле 1нче мәктәбенә юлланды. Биредә ул стоматология кабинеты торышы hәм мәктәп ашханәсе эшчәнлеге белән танышты.
”Планета Спорт “ комплексы янындагы ябулы катокта булып, районның хоккей командасы белән дә танышты Республика җитәкчесе, спортның башка төрләре үсеше белән кызыксынды.
Эш сәфәре ахырында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев белән районның алга таба соцаль-икътисади үсеше хакында фикер алышты ул.
-Муниципалитетның уңышлары тоемлы. Сөт җитештерү буенча ул республикада 6нчы урында. Район мәдәният сарае бик ошады, андый хәтта шәhәрләрдә әз. Халыкка ялын үткәрер урын бар. Биредә балалар да бик күпләп шөгыльләнә диделәр,- диде Республика Башлыгы.
Читайте нас: