Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2020, 21:45

Балалы гаиләләргә өстәмә түләүләр

Президент Владимир Путин 3-7 яшьлек балаларга айлык түләүләр кертүне тәкъдим итте. Әлеге түләүләр 2020 елның 1 гыйнварыннан ук гамәлгә керә. Президент сүзләренчә, балага 3 яшьтән 7 яшькә кадәр түләүләр, яшәү минимумының яртысы күләмендә булачак. Бүгенгесе көндә ул 5,5 мең сум тәшкил итә. 2021 елдан ул ике тапкырга үсәргә мөмкин.

«Балага өч яшь тулгач, билгеләнгән түләүләр туктатыла. Димәк, гаилә шунда ук катлаулы хәлгә юлыга. Моңа юл куярга ярамый. Шуңа бәйле рәвештә, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр кертергә тәкъдим итәм. Түләүләрне, керемнәре бер кешегә, бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр алачак. Мондый түләүне алу өчен гражданнарга тиешле гариза бирү һәм рәсми керемен күрсәтү дә җитә. Бу процедураны гражданнар өчен уңайлы һәм гади итәргә кирәк. Болар барысы да чиратсыз һәм киртәләрсез эшләнергә тиеш. Түбән керемнәр Русиянең демографик үсешенә турыдан-туры хәвеф тудыра. Бүгенгесе көндә күп балалы гаиләләрнең 70-80 проценты аз керемле. Ата-аналарның икесе эшләгәндә дә, мондый гаиләнең кереме бик түбән", - дип ассызыклады Владимир Путин
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: