Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2020, 21:50

Башлангыч сыйныф укучылары бушлай ашаячак

#ВладимирПутинРусия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә укучыларның мәктәптә туклану мәсьәләсен күтәрде.

Аның әйтүенчә, илдә башлангыч сыйныфларда укучылар барысы да бушлай кайнар азык белән тәэмин ителәчәк.
“Башлангыч мәктәптә белем алучы 1-4 сыйныф укучыларының барысын да бушлай кайнар азык белән тукландырырга тәкъдим итәм”, – диде Владимир Путин. Бу җәһәттән ул властька әлеге мәсьәләне 2020 елның 1 сентябренә кадәр хәл итәргә кушты.
Техник әзер булган мәктәпләр яңа уку елыннан бушлай туклануга күчәргә тиеш. Ә калганнар 2023 елның 1 сентябренә бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш дип ачыклык кертте дәүләт башлыгы.
Бала укырга киткәч, ата-аналарның эшкә чыгу, өстәмә керем алу мөмкинлеге күбәя, әмма баланы мәктәпкә җыю өчен гаиләнең чыгымнары да арта дип бәян итте Президент.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: