Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2020, 23:55

"Бизнес-компанияләр социаль һәм экологик җаваплылык турында онытмасын"

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында белдерде.- Инвестицияләрнең ышанычлы үсеше өчен икътисадка зур акча салу кирәк. Икътисадның реаль секторы өчен кредит алу мөмкинлеген билгеләп үтәм. Бизнес-компанияләр үзләренең социаль һәм экологик җаваплылыгы турында истә тотарга тиеш.Бәяләү буенча, җәйгә валютадагы гомумдәүләт кыйммәтләр фондының бер өлеше тулай эчке продуктның 7 процентын тәшкил итәчәк. Без тотрыклылык һәм иминлек гарантияли торган резервларның күләмнәрен формалаштырдык. Димәк, ил икътисадына өстәмә керемнәр кертә алабыз.Территорияләр өчен инфраструктур чикләүләрне юкка чыгаручы үз-үзен аклый торган проектлар өстенлек алырга тиеш. Бу - шул исәптән зур шәһәрләрне, өлкә үзәкләренең магистральләрен, федераль автотрассаларга чыгу юлларын үз эченә алган проектлар. Мондый проектлар кече бизнес, туризм үсешенә этәргеч бирәчәк, - диде Владимир Путин.ЧыганакФото: "Кремлин ру" сайтыннан

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында белдерде.

- Инвестицияләрнең ышанычлы үсеше өчен икътисадка зур акча салу кирәк. Икътисадның реаль секторы өчен кредит алу мөмкинлеген билгеләп үтәм. Бизнес-компанияләр үзләренең социаль һәм экологик җаваплылыгы турында истә тотарга тиеш.

Бәяләү буенча, җәйгә валютадагы гомумдәүләт кыйммәтләр фондының бер өлеше тулай эчке продуктның 7 процентын тәшкил итәчәк. Без тотрыклылык һәм иминлек гарантияли торган резервларның күләмнәрен формалаштырдык. Димәк, ил икътисадына өстәмә керемнәр кертә алабыз.

Территорияләр өчен инфраструктур чикләүләрне юкка чыгаручы үз-үзен аклый торган проектлар өстенлек алырга тиеш. Бу - шул исәптән зур шәһәрләрне, өлкә үзәкләренең магистральләрен, федераль автотрассаларга чыгу юлларын үз эченә алган проектлар. Мондый проектлар кече бизнес, туризм үсешенә этәргеч бирәчәк, - диде Владимир Путин.
Чыганак
Фото: "Кремлин ру" сайтыннан
Читайте нас: