Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2020, 11:00

“Етегән-2020” конкурсында катнашырга ашык!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда башкарылучы эшләр бихисап.

“Етегән-2020” ачык республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Ул 25 февральгә кадәр Уфада үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
башкорт телендә мәхәббәт турында иң яхшы шигырьләр уку;
башкорт биюе башкару;
башкорт телендә иң яхшы кыска метражлы мәхәббәт турында фильм (5 минуттан артмаска тиеш);
башкорт телендә иң яхшы флаерлар һәм открыткалар;
“Мәхәббәт” темасына иң яхшы фоторәсемнәр;
башкорт җырлары һәм музыкасы өчен “Етегән” бәйрәменә иң яхшы флешмоб.

Конкурс нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри һәр номинациядә призлы өч урынны билгели. Җиңүчеләр һәм лауреатлар 1 мартта “Етегән” республика башкорт бәйрәмендә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә оештыру комитетыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр.

Катнашучының гаризасы белән конкурс материаллары (гариза формасы — 1нче кушымта) 25 февральгә кадәр (бу көнне дә кертеп) электрон адреска җибәрелә: [email protected]


Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Eteg-n-2020-konkursinda-katnashirga-ashik-74681/

Фото: culture.bashkortostan.ru
Читайте нас: