Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2020, 11:00

Путинның Федераль җыелышка Юлламасы әзерләнә

#ВладимирПутин

Билгеле булуынча, иртәгә Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Кичә Федераль җыелышка 15 гыйнварда җиткереләчәк Юлламаны әзерләү буенча киңәшмәләрнең чираттагысы узды. Анда Юллама темаларының киң спектры тикшерелде.

Киңәшмәдә Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары, финанс министры Антон Силуанов, Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин катнаштылар.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: