Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2020, 21:40

Радий Хәбиров Президентның Федераль җыелышка Юлламасыннан тәэсирләре белән уртаклашты

"Юлламадан шундый күтәренке кәеф белән кайтып барам. Хәзер без бик бай яшәмәгән, балалар тәрбияләгән гаиләләргә нәрсә көтәргә икәнен ышанычлы әйтә алабыз, — ди ул үз Facebook битендә

- Ана капиталы 150 мең сумга арта. Беренче бала өчен ана капиталы булачак. Хәзер пособиеләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен дә түләнәчәк. Бу бик зур проблема иде, 3 яшьтән соң пособиеләр бетә, ә балаларга киткән чыгымнар арта гына. Тагын бер мөһим нәрсә - башлангыч сыйныфта укыган балаларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итү. Минем моңа бераз гына тәвәккәллек җитмәде. Президент, бәхеткә, мондый карарны кабул итте... Яңа уку елыннан башлыйбыз”.
Республика җитәкчесе фикеренчә, бу “Юлламаның искиткеч, бик кешелекле элементлары”.
“Әмма, иң мөһиме - Президент, илнең бөеклеге - гражданнарның абруенда һәм аларның тормышының югары дәрәҗәсендә, дип билгеләп үтте”, — дип язды Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы журналистларга биргән интервьюсында Юлламаның икенче блогына да игътибар итте, аны бик мөһим дип атады. “Президент безнең ил үсешендә төбәкләрнең һәм губернаторларның ролен ныгытуга ачык сигнал бирде. Бу Конституцияне үзгәртү кысаларында да. Бу - Дәүләт Советы кысаларында федераль структуралар белән хезмәттәшлектә губернаторлар ролен ныгыту, ул Конституция органы булачак. Бу безгә бюджет заказын формалаштыру, вузларның максатчан заказын формалаштыру өлешендә хокуклар бирү. Бу безнең төбәк вузларын үстерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү. Бу безнең өчен бик мөһим тема”, - дип билгеләп үтте Хәбиров.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: