Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2020, 11:00

Авыл эшкуарларына ярдәм быел да дәвам итәчәк

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;

2020 елда Башкортстан авыл җирлегендә кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәмен 1 миллиард сум дәрәҗәсендә саклап кала.
2020 елда Башкортстан хөкүмәте авыл биләмәләрендә кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күләмен 1 миллиард сум дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштыра, дип хәбәр иттеләр республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
“Милли проектларны, грант программаларын һәм урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру барышында авылда кече эшкуарлыкны үстерү өчен беренче тапкыр 1 миллиард сум чамасы акча бүленде”, - дип билгеләде Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркәтибе Алмаз Галимов.
Гомумән алганда, 2019 елда республикада 108 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, 129 фермер хуҗалыгы оештырылды. Аларның ярдәме белән авылды 620 эш урыны булдырылды.
Моннан тыш, республиканың 33 фермер хуҗалыгы һәм кооперативы техникасын яңартты һәм җиһазлар сатып алды.
“Башкортстан 2018-2019 елларда оештырылган авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча төбәкләр рейтингында беренче урында тора, - диде Алмаз Галимов. – Шушы вакыт эчендә Русиядә булдырылган яңа кооперативларның 16 проценты – Башкортстан берләшмәләре”.
Чыганак omet-rb.ru

Читайте нас: