Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2020, 22:20

«Гаепсезләр акчаларын югалтачак»: Михаил Мишустин халыкның кредитларын кичерүгә каршы

Россия Хөкүмәте башлыгы вазифасына кандидат булган вакытта Михаил Мишустин илдәге халыкның кредит буенча әҗәтләрен кичерүгә каршы булуын әйткән иде. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте

Мишустин фикеренчә, кредитларны кичергән очракта, банклар банкротлыкка чыгачак.
«Кредит буенча бурычларны кичерү банкротлык дулкынын китереп чыгарачак. Шуннан соң бер гаепсез кешеләр акчаларын югалтачак. Мин үзем әҗәтне кичерүне начар дип бәялим. Ләкин, һичшиксез, бу регуляторның роленә кагыла. Ягъни, бу очракта Үзәк банк, Россия банкы белән бергәләп микрофинанслау оешмаларына куела торган таләпләрне карарга кирәк. Без моның белән шөгыльләнәчәкбез дип ышандырам», — ди Мишустин.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: