Көнүзәк
16 Января 2020, 17:30

Сыйныф җитәкчеләренең хезмәте лаеклы бәяләнәчәк

Мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

-Укучыларга иң якыны - аларның сыйныф җитәкчеләре. Балаларны укыту, тәрбияләү белән бәйле көндәлек эш зур җаваплылык һәм ул остазларның аеруча нык әзерлеген һәм ярдәмен таләп итә. Шул сәбәпле 1 сентябрьдән үк сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сумнан да ким булмаган өстәмә түләүләр кертергә кирәк дип саныйм, - диде Президент.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас