Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2020, 11:20

Тәтешлегә мәдәни тормыш үзе киләчәк

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русия Президенты Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максатында тәкъдим ителгән "Мәдәният" милли проектының “Мәдәни тормыш” төбәк проекты кысаларында Тәтешле, Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман районнарында быел автоклублар алыначак.
Биш мобиль мәдәни комплексның гомум суммасы 23 млн. сум тәшкил итәчәк.
Автоклублар – күпфунцияле мобиль мәдәни комплекслар ул. Алар тавыш, яктылык корылмалары, сәхнә һәм экран белән тәэмин ителгән. Автоклублар ярдәмендә төбәкнең ерак районнарында яшәүчеләр дә концертлар карый, бәйрәм чараларында катнаша алачак.
Фото yandex.ru
Читайте нас: