Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2020, 21:20

2022 елда уртача пенсия күпме булачак?

Индексланганнан соң, 2020 елның 1 гыйнварыннан Русиядә пенсиянең уртача күләме 16,4 мең сум тәшкил итә.

31 миллион эшләмәүче пенсионер 6,6 процентка арттырылган пенсия ала башлаган. Русия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов хәбәр иткәнчә, Русиядә 2022 елга пенсиянең уртача күләме, 2019 ел белән чагыштырганда, 18,26 процентка артачак һәм 18 290 сум тәшкил итәчәк. "Российская газета"га биргән интервьюсында Дроздов болай дип аңлатты: "Икътисади үсеш министрлыгы фаразыннан чыгып, пенсияләр 2019 елдан 2022 елга кадәр 2,5, 3,2 һәм 1,3 процентка артачак. Әгәр инфляция фаразланган саннардан түбәнрәк булса, реаль чагылышта пенсияләр үсеше тагын да югарырак булачак". Пенсия фондында 80 яшькә җиткән кешеләрнең пенсиясе автомат рәвештә теркәлгән түләү күләменә дә арта, дип искә төшерделәр. 2020 елда бу сумма 5 мең 686 сум тәшкил иткән.
Фото zen.yandex.ru
Читайте нас: