Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 гыйнвар 2020, 22:10

ана капиталы документларын ашыгыч рәвештә үзгәртәләр

Президент кушканны озакка сузмый үтәргә тиешләр.

РФ Президентының РФ Дәүләт Җыелышына Юлламасында билгеләнгән төп мәсьәләләрнең берсе буенча инде кызу эш башланган. Беренче балага Ана капиталы тапшыру һәм торак өчен түләүләр буенча мәсьәләләр тиз арада эшли башларга тиеш.
«Известия» белдерүенчә, депутатлар һәм сенаторлар бу карарны үтәү өчен закон проектларын карап чыгарга тиеш.
Дәүләт Думасы комитетында белдерүләренчә, беренче балага ана капиталы да, торак өчен түләүләр инде март-апрель аенда бирелә башларга тиеш.
«Бюджет кодексына шактый гына төзәтмәләр кертеләчәк. Алар Дәүләт Думасында, буллыра алганча, тизрәк каралачак», — диде Дәүләт думасының хезмәт, социаль ярдәм сәясәте һәм ветераннар эше буенча комитет вәкиле Светлана Бессараб.
Президент карарның 2020 елның 1 гыйнварыннан эшли башларга тиешлеген билгеләде. Ана капиталы программасы әле, ким дигәндә, 2026 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Белүегезчә, икенче балага Ана капиталы буенча хәзер 616 617 сум биреләчәк. Моны ил Президенты үзе әйтте.
Өченче бала туган гаиләгә дәүләт ипотека кредитын каплату өчен 450 мең сум бирә.
Фото news-armavir.ru
Читайте нас: