Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 гыйнвар 2020, 11:00

Путин Варшавага барырмы?

#ВладимирПутин

Русия президенты Владимир Путин, Федераль Җыелышка мөрәҗәгатендә, Русия фашизмны җиңү турындагы хакыйкатьне якларга бурычлы дип белдерде. Президент Икенче Бөтендөнья сугышы буенча гаять зур Архив документлар комплексы булдырылачагы турында әйтте. Аның белән русиялеләрнең дә, чит ил кешеләренең дә күрү-танышу мөмкинлеге булырга тиеш.
Мәгълүм булуынча, 27 гыйнварда Польшада Освенцим лагереннан сугыш тоткыннарын азат итүнең 75 еллыгына багышланган истәлекле чаралар үтәргә тиеш. Әлеге чарага бихисап дөнья лидерлары чакырылган. Ә менә Русия президенты Владимир Путин чарада катнашмаячак дип күзаллана. Чөнки ул анда чакырылмаган.
Сәясәтче Александр Рар Польша властьларының Путинны юбилей чараларына чакырмавын үчләшү дип атады. Имеш тә Польша озак вакытлар үзенең коммунистик системасы контролендә тотканы өчен Советлар Союзына үпкә тота. Былтыр Польша, сәяси контекстларга сылтанып, Икенче бөтендөнья сугышы башлануының 80 еллыгына да Русияне чакырмады.
Читайте нас: