Башкортстанда да снюс сату тыелачак. Бу турыда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары 30 гыйнварда үтәчәк пленар утырышта тәмәке һәм башка матдәләр кушылмасы тартуга кагылышлы законга үзгәреш кертергә ниятли. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдереүенчә, бу хәлгә бәйле рәвештә, федераль закон кабул ителгәнне көтмичә, төбәктә хокукый база булдыру кирәк.