Су ресурслары, аңа сакчыл караш булдыру турындагы уйларга бирелеп, мин авыл халкы арасында сорау алу үткәрдем. Һәрнәрсә тамчыдан, бер бөртектән башлана: кечкенә инешләрдән елгалар барлыкка килә, алар диңгезләргә, океаннарга башлангыч булып тора. Кеше аңында да бер фикер яшәү рәвешен төптән үзгәртергә мөмкин.
Киңкүләм мәгълүмат чараларында без еш кына «күпертелгән» фактлар белән очрашабыз. Проблеманың никадәр тирән булуын аңлар өчен ниндидер катлаулы хисаплар белән баш ватасы юк. Бүген һәр йортта су счетчиклары урнаштырылган. Аның күрсәткечләреннән чыгып, күпме су сарыф ителгәнен белергә мөмкин. Әйтик, безнең гаилә дүрт кешедән тора. Тикшеренүләр шуны раслады: аена без уртача 7 кубометр су кулланабыз. Бер кешегә бу 1,75 кубометр дигән сүз. Авылда 1140 кеше яши. Димәк, аена уртача1995 кубометр су кулланыла. Күзаллар өчен бу 10 мең 200 литрлы мичкә була инде! Бу бары бер авылның гына күрсәткече әле.
Суны ничек экономияләп була? Сорау алган 50 кешенең 35е төрле вариантлар тәкъдим итте:
– теш чистартканда стакандагы су белән чайкату;
– бер рычаглы сместитель куярга;
– кран аэраторлы булырга тиеш;
– савыт-сабаны табакта юарга...
«Суны экономияләү кирәкме!» дигән сорауга 60 проценты уңай җавап бирде, 27 проценты икеләнде. 50 кешенең 27се тарифлар кыйммәт булуы һәм шуның өчен суны экономияләүләре белән аңлатты.
Зөбәйдә Локманова, 72 яшь: «Суны артык сарыф итмәү безнең каныбызга сеңгән. Без сугыштан соңгы чор балалары. Юкны бар итеп, булганының кадерен белеп үстек. Суның гына түгел, киемнең, ризыкның һәрнәрсәнең кадерле икәнен беләбез».
Венера Әхмәтҗанова, 48 яшь: «Авылыбыз халкы суга счетчик куйгач, аны экономияли башлады. Минемчә, суны үзеңә күпме кирәк, шулкадәр кулланырга була. Шулай да һәрнәрсәнең чамасын бел».
Филүс Әхмәтҗанов, 47 яшь: «Шәхсән мин суны артык исраф итмим һәм башкаларга да сакчыл карашта булырга чакырам»
Лиана Мирабдуллаева, 14 яшь: «Дөньяда иң кадерлесе – су. Без моны яши-яши тагын да ныграк аңларбыз әле».
Илдан Гәрәев, 8 яшь: «Сусыз кеше өч көннән артык яши алмый. Табигатьтәге су әйләнеше буенча ул безгә һәрвакыт яңадан әйләнеп кайта. Әмма бу суны кирәккә-кирәкмәгәнгә сарыф итәргә дигән сүз түгел».
Илиза Әхмәтова, 49 яшь: «Әлбәттә, экономиялибез. Эчәр суыбызның кайчандыр бетүен күз алдына китерү куркыныч».
Гөлсимә Шәгыймуллина, 80 яшь: «Сугыш чорында безгә барысы да кадерле булды. Шул исәптән су да. Хәтеремдә, инәй бәрәңге юа да, суны тондырып, малларга эчерә яки түтәлләргә чыгарып сала иде».
Без мәгълүмат технологияләре чорында яшибез. Һәрберебез интернетка иркен керә ала. Су проблемасының никадәр кискен булуына төшенә ала диясем килә. Ә ни өчен без һаман аны күрергә һәм ишетергә теләмибез, безнең белән булмас, дигән фикердә яшибез.
Суны кадерләү авыр түгел. Аны бит һәркем башкара ала. Һәр адым саен, һәр көн саен. Ә тамчыдан, белүебезчә, күл җыела. Һәр кеше ясаган бер адым ил, җир шары буенча алга зур сикереш була. Шул адымны бүген үк, шушы сәгатьтә үк, хәзерге секундта ук ясыйк.
Зарина Мирабдуллаева. Аксәет мәктәбе укучысы.